news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковидтан прививкаларны беренче чиратта кемнәргә ясаячаклары билгеле

Вакцинация регламент нигезендә башкарылырга тиеш, диде Президент.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Яңа коронавируска каршы вакцинацияне беренче чиратта медицина персоналы һәм эш вакытында башка кешеләр белән еш контактта булганнар узачак. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Беренче чиратта вакцинацияне медицина, мәгариф, социаль өлкә, транспорт хезмәткәрләре һәм коронавирус белән авыручыларга ярдәм итүче волонтерлар узачак», — диде Президент. — Бу гади процесс түгел, без моны регламент нигезендә эшләргә тиеш».

11 декабрьдә Татарстанга яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасының беренче партиясе кайтарылды, 15 декабрьдә республика тагын 1,9 мең доза препарат алды. 

Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйткәнчә, Татарстанда риск төркеменә кергән кешеләргә коронавирустан прививканы киләсе елның мартына кадәр ясарга планлаштыралар.

Алдарак республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина Татарстан халкын коронавируска каршы массакүләм вакцинацияләүне ел ахырына кадәр башларга планлаштыралар дигән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100