news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама медицина хезмәткәрләре ковидтан прививка ясатты

Алар вакцинация алдыннан медицина тикшерүе узды һәм анализлар бирде.

Түбән Кама медицина хезмәткәрләре ковидтан прививка ясатты
«НТР 24»

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камага коронавирустан 80 доза «Спутник V» вакцинациясенең беренче партиясе кайтты. Беренче булып перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе, Үзәк район хастаханәсе һәм Сәламәтлек саклау идарәсе хезмәтәрләре прививка ясатты. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә.

Алар вакцинация алдыннан медицина тикшерүе узды һәм анализлар бирде. Прививка кадатканчы ике атна дәвамында ОРВИ яки коронавиурс белән авыручылар белән элемтәдә булучылардан Covid-19га тест алганнар. Медицина хезмәткәрләре шулай ук антитәнчекләрне тикшерү өчен экспресс-тест бирде.

Вакцинаны коронавируска антитәнчекләр, ОРВИ билгеләләре һәм аллергия булмаучыларга гына ясадылар.

Коронавирустан прививка ясатучыларның хәлен эпидемиологлар һәм терапевтлар күзәтәчәк. Вакцина ике тапкыр ясала, икенче компонентын 21 көннән соң салырга кирәк булачак. Түбән Камага препаратның икенче партиясе киләсе атнада кайтыр дип көтелә.

 «Татар-информ» агентлыгы Түбән Кама бала тудыру йортында ковид-госпиталь ачылды дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100