Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә коронавирустан һәм кызамыктан саклый торган вакцина җитештерәләр
«Вектор» фәнни үзәге белгечләре ковидка каршы тагын бер вакцина ясый.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә кызамыктан һәм коронавирустан саклый ала торган вакцина әзерлиләр. Бу хакта «Вектор» дәүләт фәнни үзәге генераль директоры Ринат Максютов «Россия 1» телеканалында Наиля Аскер-заденың «Куркыныч вирус. Беренче ел» фильмында әйтте.
«Кызамыкның рекомобинант вирусына нигезләнгән вакцина яңа коронавируска һәм югары контагиозлы вирус — кызамыкка да каршы булачак», — диде Ринат Максютов.
Лаборатория хайваннарында уздырылган беренче тикшеренүләр күрсәткәнчә, бер тапкыр вакцина ясау көчле иммунитет барлыкка китерә, диде фәнни үзәк җитәкчесе.
14 октябрьдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы Россиядә җитештерелгән икенче вакцинаны рәсмиләштерде. Аны Новосибирскидагы «Вектор» фәнни үзәк хезмәткәрләре җитештерде. Препарат «ЭпиВакКорона» дип атала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз