news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: Коронавирус эпидемиясе язга бетәчәк

Анна Попова әйтүенчә, эпидемия бетү сроклары илдәге гражданнарның гамәлләренә бәйле.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус эпидемиясе язга таба яки иртәрәк бетәргә мөмкин. Бу фикерне Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова «Россия 1» телеканалында «Куркыныч вирус» фильмы өчен биргән интервьюда әйтте.

«Бу язга таба бетәчәк, әгәр без тырышсак иртәрәк тә бетәргә мөмкин. Бу һәркемнән тора», — диде федераль хезмәт башлыгы.

Ковидка каршы кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге турында Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина да әйтте.

«Әгәр ел башында барлык массакүләм чаралар да бөтен таләпләрне үтәп уздырылса, яңа ел каникуллары чорында авыру очраклары артмаячак», — диде агентлык әңгәмәдәше. 

news_right_1
news_right_2
news_bot