Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистай районында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Яңа бинаның мәйданы 44 кв. метр тәшкил итә.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Чистай районының Кызыл Яр авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Яңа бина авылда яшәүчеләр өчен Яңа ел бүләге булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа бинаның мәйданы 44 кв. метр тәшкил итә. Биредә функциональ һәм уңайлы бүлмәләр, медицина җиһазлары урнашкан. Анда авылда яшәүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтергә мөмкин.
Халыкка фельдшер, фельдшер-акушерлык пункты мөдире Людмила Бабаева хезмәт күрсәтәчәк. Аның 35 еллык хезмәт стажы бар.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылышында район башлыгы Дмитрий Иванов, Чистай Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рәис Мостафин катнашты.
Район башлыгы фельдшер Людмила Бабаевага символик ачкычны тапшырды һәм алар бергәләп кызыл тасманы кистеләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз