news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин табибларның хезмәт хакын арттыру ысулларын әйтте

Әлеге минутларда Владимир Путин зур матбугат конференциясендә журналистлар белән аралаша.

Путин табибларның хезмәт хакын арттыру ысулларын әйтте
kremlin.ru

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин табибларның хезмәт хакын арттыру ысулын әйтте. Бу турыда ул бүген зур матбугат конференциясендә сөйләде.

«Табибларның хезмәт хакын арттыру өчен, бөтен ил буенча база ставкасын арттырырга, өстәмә түләүләрне да калдырырга кирәк», — диде ул.

Россия Президентының зур матбугат конференциясе быел унбишенче тапкыр уза. Мәскәүдә оештырылган чарага быел рекордлы санда журналистлар җыелган. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot