news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: Медицина каршылыгы буенча QR-код җәмәгать транспортында гына гамәлдә

Вакцина ясау өчен медицина каршылыгы булган кешеләр коронавирус буенча куркыныч төркеменә керә, шуңа күрә аларга сәүдә үзәкләрендә һәм кафеларда йөрергә ярамый.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда вакцина ясату өчен медицина ягыннан каршылык булу турында бирелгән QR-код буенча сәүдә үзәгенә яки ресторанга керергә ярамый.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Медицина ягыннан каршылык буенча QR-код җәмәгать транспортында гына гамәлдә булачак», — дип искәртте Роспотребнадзор вәкиле.

Любовь Авдонина медицина каршылыгы булган кешеләр коронавирус буенча куркыныч төркеменә керә, шуңа күрә аларга сәүдә үзәкләрендә һәм кафеда йөрергә кирәкми, дип аңлатты. Ә транспорт — ул кеше өчен кирәкле, дип өстәде.

Covid-19 инфекциясенә каршы вакцинация өчен медицина ягыннан каршылык булу турындагы белешмәне яшәү урыны буенча сырхауханәдән алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot