news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган

Алар арасында балигъ булмаган бер бала да бар.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган. Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«9 кеше хастаханәгә озатылган, 52 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (28 кеше) һәм 60-70 яшь (15 кеше) аралыгында ачыкланган. Алар арасында балигъ булмаган бер бала да бар.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (35 очрак) әйдәп бара. Лениногорск, Әлмәт, Югары Ослан һәм Буа районнарында – өчәр, Бөгелмә, Азнакай, Лаеш һәм Саба районнарында – икешәр, Баулы, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9 366 очрагы теркәлгән, 8,2 меңнән артык кеше (шуларның 49ы – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100