news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Covid-19 белән авыру очракларының кимү вакыты фаразланды

Татарстан коронавирус йоктыру буенча платоны соңрак узачак Россия төбәкләре арасына керде.

Россиядә Covid-19 белән авыру очракларының кимү вакыты фаразланды
"Татар-информ" архивы

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләренең күбесендә Covid-19 коронавирусы белән авыру очраклары ноябрь ахырында кими башлаячак. Бу хакта Икътисади тикшеренүләр үзәгенең статистика һәм модельләштерү буенча эксперты Агаси Тавадянга сылтама белән РИА Новости яза.

Статистика буенча белгеч рәсми мәгълүматларга нигезләнеп коронавирус таралу буенча Россия төбәкләре картасын төзегән. Федерация субъектлары дүрт төркемгә бүленгән: «яшел» төркемдә — таралу күрсәткече 0,9дан ким, «ачык-сары» төркемдә — 0,9дан 1,0гә кадәр, «кызылсары» төркемдә — 1,0-1,1, «ачык-кызыл» төркемдә — 1,1-1,2 һәм «куе кызыл» төркемдә — 1,2дән күбрәк.

Әгәр индекс бердән азрак икән, инфекция тарату кими, ә күбрәк булса — көчәя. «Бу этапта фразалар күрсәткәнчә, төбәкләрнең төп өлешендә ноябрь ахырында инфекция таралу кимиячәк», — диде Тавадян.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100