news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янә коронавирус инфекциясе йоктыручыларның максималь саны теркәлде

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28 848 очрагы рәсми рәвештә расланган.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә янә коронавирус очракларының рекордлы саны - 132 очрак теркәлде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«30 кеше хастаханәгә озатылган, 102 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 63, Чаллыда – 27, Әлмәттә 10 очрак ачыкланган. Республиканың барлыгы 18 муниципалитетында коронавирусның яңы очраклары теркәлгән.

Шул рәвешле, 2021 елның 19 октябренә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28 848 очрагы рәсми рәвештә расланган, 24 242 кеше (шуларның 84е – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1 280 556 кеше (шуларның 22 110сы – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 988 612 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100