news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурашко Covid-19 белән киеренке хәл күзәтелә торган төбәкләрне атады

Хәзерге вакытта Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларында, Пермь краенда, Оренбург, Иваново һәм Төмән өлкәләрендә коронавирус авыруы белән бәйле хәл аеруча киеренке.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларында, Пермь краенда, Оренбург, Иваново һәм Төмән өлкәләрендә Covid-19 авыруы белән бәйле хәл аеруча киеренке. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ил Хөкүмәте каршындагы коронавируска каршы көрәш буенча Координацион совет президиумы утырышында сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Эпидемиологик вазгыять төбәкләрдә төрлечә. Без Удмуртия Республикасында, Пермь краенда, Оренбург өлкәсендә, Башкортстан Республикасында, Иваново өлкәсендә, Төмән өлкәсендә һәм Татарстан Республикасында киеренке хәлне күрәбез», — дип санап китте министр.

Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, ул җитәкләгән ведомство коронавирус буенча кискен вазгыять күзәтелгән Федерация субъектларына өстәмә медицина бригадаларын җибәргән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100