420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә 45 кешенең Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруы билгеле булды. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирусның барлыгы 7 мең 856 очрагы ачыкланды», - дип хәбәр итте спикер.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, республикада бер көн эчендә коронавирустан 8 кеше терелгән.