news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда медицина иминияте буенча 2021 елда ковидка 470 мең тест үткәрәчәкләр

Республика Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында киләсе елга коронавирус тикшеренүләренә, шул исәптән госпитализацияләү алдыннан тикшеренүләргә дә, чыгымнар каралган.

Татарстанда медицина иминияте буенча 2021 елда ковидка 470 мең тест үткәрәчәкләр
архив/Владимир Васильев

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2021 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында Covid-19 инфекциясенә тест уздыру өчен 276 млн сумлык чыгымнар планлаштырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында фонд директоры Алсу Мифтахова хәбәр итте.

«Мәҗбүри медицина иминияте база программасына Covid-19 инфекциясенә пациентларны, шул исәптән госпитализация алдыннан, тест уздыру күләмнәре һәм бәясе нормативлары салына. Республикада яшәүчеләр өчен 276 млн сумлык 470 меңнән артык тикшеренү уздыру планлаштырыла», - дип сөйләде докладчы.

Мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасында, агымдагы ел белән чагыштырганда, профилактик медицина тикшерүләренә һәм халыкны диспансерлаштыруга чыгымнарны 335,7 млн сумга арттыру каралган, дип өстәде Мифтахова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100