news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны йөздән артып китте

Республикада коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем очрагы теркәлде.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны йөздән артып китте

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Шулай итеп 19 октябрьгә Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 101 кешегә җитте. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем очрагы теркәлде», - дип искәрттеләр министрлыкта.

1957 елда туган ир-атны яңа коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән пневмония диагнозы белән хастаханәгә китерәләр. Аның хәле йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшү фонында тагын да катлаулана.

Пневмония диагнозы куелган 1952 елгы хатын-кызны йогышлы авырулар госпиталенә алып киләләр. Пациентның йөрәк-кан системасына бәйле хроник авырулары була.

Пневмония диагнозы куелган 1980 елгы тагын бер ир-атны хастаханәгә китерәләр. Аның хәле хроник авырулар кискенләшү фонында тагын да катлаулана.

Барлык очракларда да вирус идентификацияләнгән, дип искәрттеләр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100