news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим иттеләр

Республика Министрлар Кабинетының 208нче карары нигезендә өлкән яшьтәге кешеләргә үзизоляциягә китәргә киңәш ителә.

Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим иттеләр
Солтан Исхаков

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе эш бирүчеләрне 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим итте. Ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне дистанцион эш режимына яки индивидуаль графикка күчерүне сорап, эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итәбез», — дип искәртте спикер.

Любовь Авдонина искәрткәнчә, ТР Министрлар Кабинетының 208нче карары нигезендә өлкән яшьтәге кешеләргә үзизоляциягә китәргә киңәш ителә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында битлек режимы һәм оешкан коллективларда санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту көчәйтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100