news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 588 табиб эш урынында коронавирус инфекциясе йоктырган, бишесе үлгән

Республикада «кызыл» зоналарда барлыгы 8 мең медицина хезмәткәре эшли.

Татарстанда 588 табиб эш урынында коронавирус инфекциясе йоктырган, бишесе үлгән

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 588 медицина хезмәткәре эш урынында яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Медицина хезмәткәрләре үзләренең хезмәт вазифаларын башкарган вакытта Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру очракларына бәйле рәвештә компенсация түләгәннән бирле бездә 588 очрак теркәлде», - дип искәртте спикер.

Жаворонков аңлатып үткәнчә, табибларның инфекция йоктыруына бәйле һәр очрак буенча тикшерү үткәрелә, чирне эштә эләктерүе расланган очракта компенсация билгеләнә. Хәзерге вакытта 138 очрак буенча шундый экспертиза уздырыла.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, яңа коронавирус инфекциясеннән 11 табиб үлгән, шуларның бишесе әлеге чирне эштә йоктырган.

Татарстанда «кызыл» зоналарда барлыгы 8 мең медицина хезмәткәре эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100