news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ОРВИ симптомнары вакытында нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр

Авыруның беренче симптомнары барлыкка килгәндә төгәл схеманы сакларга кирәк.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Авыруның беренче симптомнары барлыкка килгәндә, төгәл схеманы сакларга кирәк. Бу хакта «Известия»гә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Әгәр сезнең тән температурасы 37,2 градустан югарырак булса, ютәлләсәгез, борын тыгылса, күкрәктә авырту барлыкка килсә, сулыш алу авырайса, тәм тоймасагыз сырхауханәдән табиб чакыртырга кирәк. Мондый симптомнар булганда табиб сезгә 24 сәгать эчендә килергә тиеш.

65 яшьтән өлкәнрәк авыручының хроник авырулары бар икән, ул күптән түгел башка илдән кайткан яки зарарланган кешеләр белән элемтәгә кергән булса, медицина хезмәткәрен чакырту мәҗбүри. Әгәр табиб килеп җитә алмаса яки сезнең хәлегез кискен начарлана икән, ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртырга кирәк.

Сезне хастаханәгә салалар дип куркырга кирәкми. Әгәр авыру симптомсыз яки җиңел формада уза икән (температура 38 градустан югарырак күтәрелми, сулыш алу ешлыгы минутына 22 тапкыр), госпитализация кирәк түгел.

Сеченов университетының Медицина паразитологиясе, тропик һәм трансмиссив авырулар институты директоры, вирусолог Александр Лукашев үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә кирәкми, дип сөйләде. COVID-19 инфекциясен салкын тиюдән өй шартларында аеру мөмкин түгел. Вируска каршы чараларда препаратларны табиб язарга тиеш.

Әгәр сез авырыйсыз икән, ә тест коронавирус булмавын гына күрсәтсә дә, барыбер үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә кирәк. Лукашев аңлатканча, зарарланган кешеләрнең өчтән бере диярлек анализда тискәре нәтиҗә ала, чөнки коронавирус йоткылыктан үпкәләргә күчкән була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100