news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Covid-19ны ачыклауның гадәти булмаган ысулы аталды

Глюкометрның вирусны ачыклау төгәллеге 100% тәшкил итә.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 100 процент төгәллек белән коронавирусны ачыклауда гади глюкометр ярдәм итәчәк. Бу хакта Сан-Диегодагы Калифорния Университеты тикшеренүчеләренә сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Аларның мәгълүматлары буенча, тикшеренү вакытында прибор бер сәгать эчендә кеше селәгәендәге инфекцияне ачыклый алган, шулай ук зарарланган үрнәкләрне башкаларыннан уңышлы гына аерган.

Коронавирус булуга үзенчәлекле тест узу мамык таякчыгы яки башка шундый җайланмалар ярдәмендә селәгәй пробасы алудан гыйбарәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot