news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ОРВИ белән авыручылар күпьеллык уртача күрсәткечтән бер ярым тапкырга арткан

Автошәһәрдә узган атнада көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыруның 4 мең 489 очрагы теркәлгән.

(Чаллы, 19 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда көчле респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыручылар саны күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 44 процентка арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның шәһәр территориаль бүлеге хәбәр итә.

Автошәһәрдә узган атна эчендә көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыруның 4 мең 489 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта грипп беркемдә дә табылмады, диделәр Роспотребнадзорда.

Авыру дәрәҗәсе 10 мең кешегә 84,1 тәшкил итә. Узган атна белән чагыштырганда авырулар саны 10,6 процентка арткан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100