news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем куркынычын киметү ысулларын әйтте

Артериаль кан басымын, холестерин һәм глюкозаны даими контрольдә тотарга, артык авырлыкны күзәтеп торырга һәм начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Инфаркт, инсульт һәм башка йөрәк-кан тамырлары авырулары — бөтен дөньяда үлемнең иң еш сәбәбе, әмма билгеле бер тәкъдимнәрне үтәсәң, аларның барлыкка килү куркынычын киметергә мөмкин. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында кардиолог Сергей Провоторов белдерүенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Артериаль кан басымын, холестерин һәм глюкозаны даими контрольдә тотарга, артык авырлыкны күзәтеп торырга һәм начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Үз сәламәтлегегезгә игътибар итегез, вакытында табибка барыгыз һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау белән шөгыльләнегез», — дип киңәш итте ул.

Табиб искәрткәнчә, ир-атларда мондый авыруларның кискенләшү куркынычы кырык яшьтән соң арта, хатын-кызларда менопауза башлану белән.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә сизелерлек йогынты ясый торган башка факторлар арасында табиб артериаль гипертензияне һәм икенче типтагы шикәр диабетын аерып күрсәтте. Моннан тыш, ул корсак өлешендә  май катламнарын күзәтеп торырга киңәш итте. Кардиолог сүзләренчә, тән күләменә билне колачлау нормасыннан чыгып төзәтмәләр кертергә була: ир-атларда — 94 сантиметрга кадәр, хатын-кызларда ул 80 сантиметрга кадәр булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100