news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Россиядә COVID-19 йоктыручылар саны пик күрсәткеченә якынлашып килә

Берничә фактор эпидемиологик хәлнең стабильләшүен кичектерергә мөмкин.

Белгеч: Россиядә COVID-19 йоктыручылар саны пик күрсәткеченә якынлашып килә
архив

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 вирусы йоктыруның тәүлек эчендә теркәлгән яңа очраклары күрсәткече пик билгесенә якынлаша. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Наталья Пшеничная шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. 

Эпидемиолог, күп кенә төбәкләрдә укучыларның каникулларга җибәрелүе һәм хезмәткәрләрнең өлешчә читтән торып эшләүгә күчүенә карамастан, авыручылар саны арта баруын әйтте.

«Бер инкубация чоры, ягъни, 14 көн узарга тиеш. Бүгенге көндә нәкъ менә соңгы ике атна эчендә авыру йоктыручыларны ачыклыйлар», — диде Наталья Пшеничная. 

Тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны буенча пикка барып җитүне «тәкъдим ителгән профилактик чараларны үтәмәү <…>, шулай ук елның бу вакытында температураның кискен төшүе <…>» кичектерергә мөмкин. Соңгы фактор организмның, COVID-19 вирусын да кертеп, төрле респиратор инфекцияләренә каршы тору көчен киметә. 

Наталья Пшеничная фикеренчә, әгәр халык тиешенчә аңлы булса, эпидемиологик вазгыять декабрьнең беренче декадасында стабильләшә башлаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100