news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Тавыш бирү куркыныч түгел, коронавирус йоктыру ихтималы бик аз

Марина Патяшина сүзләренчә, сайлау участокларында барлык профилактика чаралары да күрелә.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, тавыш бирү куркыныч түгел, коронавирус йоктыру ихтималы бик аз.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Республика буенча Идарәсе хезмәткәрләре сайлау участокларында җитди хокук бозу очракларын күрмәгәннәр. Бүген бу хакта ведомствоның җитәкчесе — Татарстан Республикасының баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте.

«Сайлау барышында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре өч көн буена сайлау участокларын тикшерә. Без җитди хокук бозуларны ачыкламадык», — диде белгеч.

Аның әйтүенчә, сайлау участокларында барлык профилактика чаралары да күрелә, шуңа күрә яңа коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100