news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кардиолог йөрәк-кан тамырлары авыруларының барлыкка килү сәбәпләрен атады

Шикәр диабеты белән авыручы, холестерин күләме югары булган, гипертониядән интеккән пациентларның әлеге авыруларга дучар булу куркынычы зур.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү сәбәпләре арасында кешенең яше һәм җенесе зур роль уйный. Бу хакта «Российская газета» табиб-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Ольга Козловага сылтама белән хәбәр итә.

Мисал өчен, 18 яшькә кадәрге балаларның әлеге авыруларга дучар булу куркынычы аеруча зур, ир-атларда да йөрәк-кан тамырлары авырулары хатын-кызларга караганда иртәрәк барлыкка килә.

Йөрәк-кан тамырларында проблемалар булу ихтималын түбәндәге чирләр буенча да белергә мөмкин – шикәр диабеты белән авыручы, холестерин күләме югары булган, гипертониядән интеккән пациентларның әлеге авыруларга дучар булу куркынычы зур. Онкология авырулары да сизелерлек фактор булып тора, дәвалау алымнарын да (бары тик «химия» генә кулланылганмы, әллә пациент нур терапиясе дә узганмы) игътибарга алырга кирәк.

«Әгәр онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының үзара ярашуын әйтсәк, биредә хатын-кыз җенесе алгы планга чыга – аларда өзлегүләр ешрак барлыкка килә», - дип искәртте Козлова «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында.

Физик яктан актив булмаган кешеләрнең дә йөрәк-кан тамырлары авыруларына дучар булу куркынычы зур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100