news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр коронавирус белән авырмый торган кешеләрне ачыклаган

Салкын тиеп яки кискен респиратор вируслы авырулар белән авырган вакытта кеше коронавирус йоктырмый.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Салкын тиеп авыручы кешеләр коронавирусны йоктыра алмый.

«Салкын тиеп яки кискен респиратор вируслы авырулар белән авырган вакытта кеше коронавирус йоктырмый», — дип белдерде Россия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, профессор Петр Чумаков «URA.RU»дагы комментарийда», — дип яза РИА Новости. 

Ул чирләүче кешенең бер үк вакытта башка вирус йоктыра алмавын әйтте, чөнки организмда интерферон җитештерелә.

«Интерферон — организмны кабат зарарланудан саклый торган вируска каршы аксым», — дип аңлатты Чумаков.

Шул ук вакытта ул савыкканнан соң COVID-19 йоктыру куркынычы барлыгын да искәртте. Организм беренче инфекциядән соң көчсезләнеп калганлыктан, коронавирус авыррак узарга мөмкин.

Новосибирск дәүләт университетының биотехнология һәм вирусология лабораториясе мөдире, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Сергей Нетесов үз чиратында респиратор һәм ашказаны-эчәклек микст-инфекцияләренең шактый таралганлыгын, ләкин гадәттә бер вирусның икенчесенә караганда көчлерәк булуын белдерде.

«Кайсысы көчлерәк булуы аларның нинди инфекция булуыннан һәм организмга нинди эзлеклелектә эләгүеннән тора», — дип аңлатты ул.

Нетесов үзләре теләк белдерүчеләргә инфекцияне махсус йоктырмаганда моның бик кыйммәт һәм кыен булуы сәбәпле, әлеге мәсьәләне җентекле тикшермәүләрен дә әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100