news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 875 очрагы теркәлгән.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«9 кеше хастаханәгә озатылган, 40 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 21, Чаллыда – 8, Әгерҗе районында – 4, Бөгелмә районында – 2, Зәй, Яшел Үзән, Мамадыш, Минзәлә, Сарман һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 875 очрагы теркәлгән, 21 926 кеше (шуларның 33е – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 944 263 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 771 593 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100