news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог: Быел Россиядә грипп дулкыны моннан алдагысына караганда көчлерәк булачак

Көзен авырып китмәс өчен инде август аенда ук вакцинация узарга кирәк, дип искәртте Николай Крючков.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Бу көздә Россиядә грипп дулкынының масштаблары узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда зуррак булачак. Бу хакта Sputnik радиосы медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючковка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, 2020 елда Россиядә грипп йоктыру очраклары гадәттәгедән күпкә сирәгрәк ачыкланган. Бу, нигездә, коронавирус инфекциясе таралуга каршы чикләүләр кертүгә бәйле.

«Бу сезонда грипп һәм ОРВИ йоктыручылар күбрәк булыр, мөгаен. Хәер, гадәти сезоннар белән чагыштырганда ул барыбер азрак булачак. Шулай да мин гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итәм», - дип искәртте иммунолог.

Шул ук вакытта, көзен авырып китмәс өчен инде август аенда ук вакцинация узарга кирәк. Бу аеруча хроник авырулардан интегүче өлкәннәргә кагыла.

Моннан тыш, балалар да прививка ясатырга тиеш. Алар авыруны олыларга караганда авыррак кичерә, дип сүзен төгәлләде Крючков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100