news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында коронавирустан 82 яшьлек хатын-кыз үлгән

Пациентны икеяклы пневмония белән хастаханәгә салганнар. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе сәбәпле, аның хәле начарланган.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын бер үлем очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

82 яшьлек Нурлат кешесен икеяклы пневмониянең авыр формасы белән Чистай Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе сәбәпле, аның хәле начарланган.

Пациентта Covid-19 инфекциясе булуы лаборатория тикшеренүләреннән соң расланган.

Пандемия башланганнан алып, Татарстанда коронавиурс инфекциясеннән 55 үлем очрагы теркәлгән.

Бүген Татарстанда коронавирус йоктыруның 28 очрагы теркәлгән. Бер тәүлектә 38 кеше терелгән, 34 кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100