Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 55 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23,3 мең очрагы ачыкланган.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«15 кеше хастаханәгә озатылган, 40 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Казанда — 29, Чаллыда — 11, районнар арасында иң күп очрак Аксубайда (өч кеше) ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23,3 мең очрагы теркәлгән, 20,8 мең кеше (шуларның сигезе — узган тәүлектә) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз