news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзорда коронавирусны ачыклау өчен биочип булдырырга ниятлиләр

Түбән Новгород белгечләре шул юнәлештә эш алып бара.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Түбән Новгородның академик Блохин исемендәге эпидемиология һәм микробиология институты белгечләре хастаханәдән тыш (коронавирусныкын да кертеп) пневмониянең ничек барлыкка килүен ачыкларга мөмкинлек бирә биочип прототибын эшли.

«Хастаханәдән тыш (шул исәптән SARS-CoV-2 вирусы белән) пневмония барлыкка китерүчеләрне индикацияләү өчен биочип прототибын булдыру юнәлешендә эш бара», - диелә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) сайтында.

Институт хезмәткәрләре хастаханәдән тыш пневмониянең төбәк үзенчәлекләре һәм этиологик структурасына характеристика бирергә тиеш. Шуны истә тотып, ДНК-биочип прототибын булдырачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot