news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кешенең кайсы очракта ковид белән авырып китмәячәге билгеле

Кеше S-аксымга антитәнчекләре булганда яки аның күпчелек өлеше булганда коронавирус инфекциясе белән авырмаячак.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Кеше S-аксымга антитәнчекләре булганда коронавирус инфекциясе белән авырмаячак, — дип белдерде Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Билгеле бер дәрәҗәдә мондый антитәнчекләр булганда, кеше „Ухан“ коронавирусы белән дә, Һиндстан штаммнары белән дә авырмаячак», — диде Гинцбург.  

 Ул билгеләп үткәнчә, антитәнчекләрне тикшерү өчен иң кулай тестлар — «Вектор-Бест» һәм «Ниармедик».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100