news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кан басымы югары булган кешеләргә эсседән саклану тәртибен аңлаттылар

Җәй көннәрендә яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, майлы, баллы һәм тозлы ризыктан баш тартырга, су һәм чәй эчәргә кирәк.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Югары кан басымыннан интегүче кешеләр җәй көне сак булырга тиеш. Бу хакта КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының кеше сәламәтлеген саклау кафедрасы мөдире, профессор Тимур Зефиров әйтте. Бу турыда уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галим сүзләренчә, эссе һава торышы булганда, хәтта сәламәт кешенең дә кан басымы күтәрелергә мөмкин. «Җәйнең иң кызган мәле, беркемгә дә башка кимичә кояш нурлары астында йөрергә ярамый», — диде ул.

Кан басымы югары кешеләргә мөмкинлек булганда 10-17 сәгатьләр арасында өйдә тору яхшырак», — диде Тимур Зефиров. Һәм мондый кешеләр көненә кимендә ике мәртәбә кан басымын үлчәргә һәм даруларны даими эчәргә тиеш, дип тә өстәде.

Шулай ук табиб «су эчү дә адекват булырга тиеш» диде. Организмны сусызландырырга да, артык күп су да эчәргә ярамый. Стресска бирешмәскә, физик активлыкны киметергә кирәк. Бигрәк тә эсседә эшләү гипертоникларга зур зыян китерергә мөмкин.

Дөрес тукланмауның кан басымына йогынты ясавын исәпкә алып, Тимур Зефиров җәйге чорда рационны үзгәртергә киңәш итте. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләр кулланырга, майлы, баллы һәм тозлы ризык ашамаска, су һәм чәй эчәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100