news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 88 яңа очрагы ачыкланган

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе Казанда (51 очрак) һәм Чаллыда 12 (очрак) теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 88 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан табиблары узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 88 яңа очрагын ачыклаган. Аларның барысы да диярлек инфекцияне Татарстан территориясендә эләктергән, берсе генә чит илдә йоктырып кайткан. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«20 кеше хастаханәгә озатылган, 68 кеше өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», - диде Лилия Галимова.

Инфекция йоктыручылардан 26 кеше – 30-50 яшь, 23 кеше – 18-30 яшь аралыгында.

Коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 очрагы Казанда, 12 очрагы Чаллыда, 5 очрагы Яшел Үзән районында ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 2400 очрагы теркәлгән. 1301 кеше (шулардан 106 кеше узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100