news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 33 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 20068 тапкыр куелган.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 33 яңа очрагы теркәлгән.

«13 кеше хастахәнәгә китерелгән, 20 кеше өйдә дәвалана», дип хәбәр ителә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 15 кеше ковид йоктырган. Республиканың башка муниципалитетлары арасында ковид йоктыру очраклары буенча Чаллы һәм Алексеевск районы беренче урында тора, автошәһәрдә коронавирус йоктыруның 9 очрагы, ә районда өч очрагы ачыкланган. Бер көндә Covid-19 белән авыручылар 8 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 20068 тапкыр куелган. Татарстанда 17 158 кеше (узган тәүлектә — 3 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 201 236 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 114 425 кеше вакцинаның икенче дозасын, ә бер көндә 3471 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.

Коронавирустан вакцинация ясату өчен Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылырга, 122 бердәм номерына, күпфункцияле үзәккә һәм поликлиникага шалтыратырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100