news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 йоктыруның 31 яңа очрагы расланды

Авыруларның күбесе Чаллы шәһәрендә теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 йоктыруның 31 яңа очрагы расланды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда бер тәүлектә  инфекция йоктыруның 31 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Биш кеше хастаханәгә озатылды, 26 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, авырып китүчеләр арасында 18 яшькә кадәрге ике кеше, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге биш кеше, 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге тугыз кеше теркәлгән. 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге тагын җиде кеше авырган, калганнары — алтмыш яшьтән өлкәнрәк.

«Яңа очраклардан өчесе читтән кайтучылар, 28 кеше — авыру белән якын элемтәдә булучылар. Шәһәр буенча Казанда 8 кеше, Чаллыда 17 кешенең коронавирус белән авыруы ачыкланган. Теләче районында ике авыру,  Тукай, Аксубай, Саба һәм Менделеевск районнарында берәр очрак ачыкланган», — дип ачыклык кертте Лилия Галимова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100