Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә узган тәүлектә 6060 кеше коронавирус йоктырган
Россиядә коронавирустан барлыгы 361 пациент үлгән, 3291 кеше дәваланып терелгән.
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус йоктыручылар саны 42 853 кешегә җитте. Бу хакта COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Соңгы тәүлектә 78 төбәктә 6060 яңа авыру ачыкланган: шуларның 3570е — Мәскәүдә, 709ы — Мәскәү өлкәсендә, 129ы — Түбән Новгород өлкәсендә, 114се — Санкт-Петербургта. Коронавирус йоктырган 48 кеше һәлак булган.
Россиядә коронавирустан барлыгы 361 пациент үлгән, 3291 кеше дәваланып терелгән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда ким дигәндә 2,1 миллион авыру теркәлгән, аларның 146 меңнән артыгы үлгән. Үлүчеләрнең күбесе АКШта (анда 39 меңнән артык кеше үлгән), шулай ук Испания, Италия, Германия һәм Бөекбританиядә теркәлгән.
Россиядә һәм дөньяда COVID-19 белән авыру вазгыяте турында актуаль мәгълүматлар стопкоронавирус.рф порталында тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз