news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан «Конвасэл» яңа вакцинасын теркәде

Препарат Санкт-Петербургтагы фәнни-тикшеренү институтында эшләнгән.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Россиядә ковидка каршы тагын бер вакцина теркәлгән. «Конвасэл»ны Федераль медик-биология агентлыгы белгечләре ясаган.

Мондый мәгълүмат Дару чаралары дәүләт реестрында чыкты.

«Конвасэл» — SARS-CoV-2 вирусы китереп чыгара торган коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен рекомбинант вакцина», — диелә сайтта.

Препарат Санкт-Петербургның вакцина һәм сыворотка ясый торган фәнни-тикшеренү институтында эшләнгән. Клиник сынаулар 2021 елның июнендә тәмамланды. Тикшеренүләр вакцинаның куркынычсызлыгын, иммуногенлыгын һәм саклану потенциалын исбатлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100