news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлек эчендә тагын 48 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда коронавируска ике миллионнан артык тикшеренү уздырылган.

Татарстанда бер тәүлек эчендә тагын 48 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 48 яңа очрагы ачыкланган.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 48 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан алып коронавирусның 18 927 очрагы теркәлде», - дип хәбәр итте спикер. 

Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә Covid-19га 7,7 мең тест үткәргән, барлыгы ике миллионнан артык татарстанлы тикшеренү узган.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, коронавирустан республиканың 15 712 кешесе дәваланды, аларның 85е — соңгы тәүлек эчендә, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100