Ковид белән авыручы пациентны өенә кайтарып җибәрүләре турындагы мәгълүмат тикшерелә

Социаль челтәрләрдә өлкән яшьтәге ир-атның улы вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталендә табибларның авыруны тиешенчә карамавына зарланган.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Социаль челтәрләрдә Казандагы вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитальләренең берсендә өлкән яшьтәге пациентка тиешле игътибар күрсәтелмәве хакында мәгълүмат чыкты. Улы әйтүенчә, аның әтисен, хәле бик авыр булса да, хастаханәдән (ул анда коронавирус инфекциясеннән дәваланган) чыгарганнар.

«Ул бик хәлсез булса да, миңа пышылдап кына Covid-бүлектә реанимациядә ятканда үзенә бөтенләй диярлек су бирмәүләре һәм памперсларын сирәгрәк алыштыру өчен үтенечләрен гел кире кагулары хакында сөйләде. Аны бик начар ашатканнар, өч кашык ботка биргәннәр һәм вәссәлам», - дип язган пост авторы.

Ул әтисенең ике атна – реанимациядә, бер ай хастаханәдә ятуы хакында сөйләгән. Пациент бик нык ябыккан һәм хәлсезләнгән, ул йөри дә алмый.

«Әтием үлә башлагач, аны тиз арада хастаханәдән чыгардылар, килеп алырга куштылар», - дип язган автор.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ведомствода әлеге мөрәҗәгать буенча инде тикшерү эшен башлаганнар һәм пост авторы белән элемтәгә кергәннәр.

Автор шулай ук табиблар эшенә карата дәгъвасы булмавын, әмма әтисен (ул өченче төркем инвалид) начар караулары турында әйткән.