news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавируска тикшерү өчен тагын өч лаборатория ачылачак

Көн саен коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча штаб утырышлары уза, аңа медицина оешмаларының баш табиблары керә.

Татарстанда коронавируска тикшерү өчен тагын өч лаборатория ачылачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 19 март, «Татар-информ» , Александра Давыдова). Татарстанда 22 мартка кадәр тагын өч лаборатория ачарга планлаштыралар, аларда Covid-19га тест уздырачаклар. Бу хакта Республика клиник хастаханәсенең ситуацион үзәгендә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча штабның көндәлек утырышында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Якындагы өч көндә без өстәмә рәвештә тагын өч лаборатория ачарга планлаштырабыз. Алар шулай ук тәүлек дәвамында үзенә караган пациентларны тикшерү нәтиҗәләрен бирәчәк», — дип шәрехләде спикер.

Абашев бүгенге көндә Татарстанда шундый тестлар үткәрә торган бер лаборатория эшли, диде. Барлык материаллар да шунда алган көнендә җибәрелә, тест нәтиҗәләре, гадәттә, бер тәүлек узгач әзер була. Министрның беренче урынбасары сүзләренчә, чит илдән кайтучылар, шулай ук алар белән элемтәгә кергән кешеләр тест узарга тиеш. Әгәр пациент чит илдә булмаса да, үз анамнезына ышанмый икән, ул яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итә ала. Табиб пациентка Covid-2019 тестын узарга кирәкме-юкмы дигән карар кабул итәчәк.

«Без халыкка тыныч булырга кушабыз. Бүген ТР территориясендә ОРВИ шулай ук таралган. Сез авырып киткәнсез икән, бу һичшиксез коронавирус инфекциясе дигән сүз түгел бит», - дип искәртте Альмир Абашев.

Ул шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бүгенге көндә республиканың башка хезмәтләре һәм ведомстволары белән бергә эпидемиягә каршы чараларның тулы планын уздыра, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100