news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәзер Татарстан хастаханәләрендә дә коронавируска анализ тапшырырга мөмкин

Элегрәк мондый тестны Новосибирскида гына үткәрәләр иде.

Хәзер Татарстан хастаханәләрендә дә коронавируска анализ тапшырырга мөмкин
архив/Абдул Фархан

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Александра Давыдова). Хәзер Татарстан хастаханәләрендә дә коронавируска анализ тапшырырга мөмкин. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков шул хакта хәбәр итте.

«Йоткылык яки борыннан үрнәк алып, аны Казанның ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә җибәрәбез. Нәтиҗәләр чама белән бер тәүлек эчендә килә», - дип искәртте спикер.

Жаворонков сүзләренчә, коронавирус инфекциясе әле тарала гына башлаганда мондый анализларны Новосибирскида гына үткәргәннәр. Әмма хәзер һәр төбәк Covid-19 коронавирусына тест үткәрү мөмкинлегенә ия булды. Анализны яшәү урыны буенча үзегез беркетелгән поликлиникада тапшырырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot