news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөньяда коронавирусның куркынычрак штаммнары барлыкка килергә мөмкин

Кайбер илләрдә вакцинациянең югары дәрәҗәдә булуы һәм, гомумән алганда, «омикрон» белән авырганда чирнең җиңелрәк формада узуы пандемия бетә дигән ялгыш фикер тудырган.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Бүген дөньяда коронавирусның куркынычрак варианты барлыкка килү өчен «идеаль шартлар» туган. Бу фикерне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының генераль директоры Тедрос Аданом Гебрейесус белдерә.

«Асылда, йогышлырак, куркынычрак вариант барлыкка килү өчен шартлар идеаль булып тора», — дип, аның сүзләрен китерә ТАСС. Кайбер илләрдә вакцинациянең югары дәрәҗәдә булуы һәм, гомумән алганда, «омикрон» белән авырганда чирнең җиңелрәк формада узуы пандемия бетә дигән ялгыш фикер тудырган.

Әмма бу алай түгел, дөньяда һәр атна саен Covid-19дан 70 меңгә якын кеше үлә, ә илләрнең сәламәтлек саклау системасына эш чамадан тыш күбәйде, дип искәртте бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе.

«Бу пандемияне туктату безнең игътибар үзәгендә булырга тиеш», — диде Гебрейесус һәм «ул биргән сабакларны өйрәнергә» өндәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot