news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковидка бәйле чикләүләрне бетерүгә бәйле карарны мартта кабул итәчәкләр

Республикада чикләүләр узган елның мартында кертелгән тәртиптә бетереләчәк.

Татарстанда ковидка бәйле чикләүләрне бетерүгә бәйле карарны мартта кабул итәчәкләр

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда коронавирус аркасында кертелгән кайбер чикләүләрне бетерү турында карарны киләсе айда кабул итәчәкләр.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.

«Февральдә мониторг ясыйбыз, шуңа күрә бу айда чикләүләрне бетерүне планлаштырмыйбыз. Әгәр вазгыять бүгенге кебек уңай булса, мартта чикләү чараларын бетерү турында мәсьәлә һичшиксез каралачак», — диде спикер

Марина Патяшина сөйләгәнчә, әлегә төнге клубларга эшләргә рөхсәт итүләре икеле, чөнки бу күңел ачу оешмалары белән Татарстанда яшәүчеләрнең беразы гына кызыксына һәм төнге клубларны ачуга ихтыяҗ зур түгел.

«Чикләү чараларын бетергәндә, аларны керткән вакыттагы тәртип буенча эш итәчәкбез. Яз көне чикләү чараларын кертүнең беренче, икенче һәм өченче этабы буенча федераль Роспотребнадзор хезмәтеннән методик киңәшләр булган иде. Чикләүләрне шул ук эзлеклелектә бетерүне максат итеп куябыз», — диде Татарстанның баш санитар табибы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100