news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлек эчендә 59 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 17,4 мең очрагы теркәлгән.

Татарстанда бер тәүлек эчендә 59 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Владимир Васильев

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 59 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«26 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (18 кеше) һәм 60-70 яшь (14 кеше) аралыгында ачыкланган. Өч пациент 18 яшькә җитмәгән.

Казанда – 23, Чаллыда – сигез, Яшел Үзән районында - биш, Буа районында – дүрт, Түбән Кама районында – өч, Баулы, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында – икешәр, Аксубай, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 17,4 мең очрагы теркәлгән, 14 меңнән артык кеше (шуларның 103е – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100