news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 017 очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы теркәлгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«31 кеше хастаханәгә озатылган, 59 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар. Авыручыларның иң күбесе 30-50 яшьлекләр арасында - 27 кеше.

Казанда – 54, Чаллыда - 6, Әлмәттә - 5, Түбән Камада - 4, Биек Тау һәм Лениногорскида - өчәр, Әлки, Яшел Үзән, Норлат, Сабада - икешәр, Азнакай, Актаныш, Арча, Баулы, Бөгелмә, Менделеевск, Сарманңа берәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 017 очрагы теркәлгән, 11 404 кеше (шуларның 72се – узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot