news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 92 яшьлек пенсионер коронавирустан прививка ясаткан

Хатын-кыз үз теләге белән вакцина ясатырга карар кылган.

Татарстанда 92 яшьлек пенсионер коронавирустан прививка ясаткан

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» препараты белән прививканың икенче өлешен 92 яшьлек Зинаида Бодрягинага ясадылар.

«Үземне бик яхшы хис итәм. Прививкалардан соң нинди дә булса өзлегүләрдән куркырга кирәкми дип саныйм. Болар барысы да җиңел уза», - диде әби.

21нче поликлиникада 21 көн элек үткәрелгән беренче прививкадан соң ул үзен яхшы хис итә, температура да, ОРВИ симптомнары да булмаган. Шуңа күрә икенче фазаны ясатырга ул бик теләп килгән.

«Прививка кабинетына курыкмыйча кердем һәм тыныч кына киттем», - диде әби.

Зинаида Бодрягина 1928 елның 29 сентябрендә туа. Алдагы көнне вакцинаның икенче дозасын аның оныгы да алды.

Зинаида Бодрягина прививка ясату карарын мөстәкыйль кабул иткән, чөнки үзе медицинада 43 ел эшләгән кеше. Карьерасын Казанның баш санитар табибы урынбасары вазифасында тәмамлаган. Зинаида Никаноровнаның хроник авырулары бар: шикәр диабеты, йөрәкнең ишемик авыруы һәм гипертония. 

news_right_1
news_right_2
news_bot