news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирусның 97 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә республикадагы 27 кеше дәваланып беткән.

Татарстанда коронавирусның 97 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 97 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, барлыгы 11 мең 975 очрак булды», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, белгечләр бер тәүлектә ковидка 8 мең 429 тест эшләгән. 1748 кеше табиблар күзәтүендә.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева әйтүенчә, узган тәүлектә Татарстанда 29 кеше коронавирустан терелеп беткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot