news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анна Попова: Covid-сертификатларның гамәлдә булу вакытын яңадан карарга мөмкиннәр

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, коронавирус инфекциясен кичергән һәм прививка ясаткан кешеләрнең QR-кодлары гамәлдә булуның калган вакыты үз көчен югалтачак.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-сертификатларның гамәлдә булу вакыты турындагы мәсьәлә әле күп тапкырлар тикшереләчәк.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Дөньяда әлеге сертификатларның гамәлдә булу вакыты турындагы мәсьәләгә әле күп тапкырлар әйләнеп кайтырлар дип уйлыйм...» - дип искәртте Россиянең баш санитар табибы.

Попова сүзләренчә, эш шунда ки, белгечләр гадәти йогышлы авыруларның (мисал өчен, кызамык) эпидемиологик процессын яхшы аңлый, ә «коронавирус инфекциясен без әле аңлый гына башладык».

Элегрәк билгеле булганча, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, коронавирус инфекциясен кичергән һәм прививка ясаткан кешеләрнең QR-кодлары гамәлдә булуның калган вакыты үз көчен югалтачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot