news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid белән авыручылар парацетамолдан кала барлык даруларны бушлай алачак

Дәвалау схемасында каралган барлык препаратларны Covid-19 белән авыручыларның өйләренә китереп бирәчәкләр.

Татарстанда Covid белән авыручылар парацетамолдан кала барлык даруларны бушлай алачак
Владимир Васильев

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясен дәвалау схемасындагы барлык препаратларны да (парацетамолдан кала) Татарстан халкына бушлай бирәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде.

«Без парацетамол сатып алмадык, ләкин ул схемада бар. Чөнки һәркемнең дә өендә парацетамол бар дияргә була. Һәм бөтен кешедә дә бизгәк булмый, кемдер 38 градуска кадәр температура белән генә авырый, андыйлар бик күп», — диде министр урынбасары.

Фәридә Яркәева сүзләренчә, бүлеп бирелгән федераль акчаларның барысын да парацетомолга тотмаска булганнар. Калган барлык дарулар — Фавипировир, Гидроксихлорохин, Умифеновир, Ривароксабан, Апиксобан, Амоксициллин, Азитромицин, Дексаметазон, Преднизолон, Метилпреднизолон, Интерферон табиб билгеләмәсе буенча бушлай биреләчәк.

Министр урынбасары әйткәнчә, коронавирусның җиңел, уртача катлаулы формаларын дәвалау схемаларында очрый торган вируска каршы препаратларны — Фавипировир, Гидроксихлорохинны башка даруларга караганда, күбрәк сатып алганнар.

Искәртеп үтик, Татарстанда коронавирусның җиңел һәм уртача авыр формасы яки пневмония белән авыручылар, шулай ук стационардан чыгарылган пациентлар өйдә дәвалана ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100