news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 63 пациент үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратларына тоташтырылган

Республикада медицина учреждениеләрендә кислород бирү белән өзеклекләр юк.

Татарстанда 63 пациент үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратларына тоташтырылган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Респиратор авырулар белән үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратларына Татарстанның 63 кешесе тоташтырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Респиратор тракты авырулары белән ИВЛда - 63 кеше», - диде спикер.

Шул ук вакытта Жаворонков Татарстанда хастаханәләрдә медицина кислороды бирүдә тоткарлыклар юк, дип өстәде. Хәзер кирәкле запас булдырыла, дип ышандырды ул.

Элегрәк, октябрь аенда, медицина кислороды белән тәэмин ителүдә тукталыш булып алу Ростов өлкәсендә 13 пациентның үлеменә сәбәп булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100