news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусның иң гадәти булмаган үзлеге аталды

Башка авырулар вакытында аерым-аерым очрый торган симптомнар Covid-19 вирусында берьюлы барлыкка килә ала.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа типтагы Covid-19 коронавирусы үз эченә берничә вирусны ала. Бу хакта биология фәннәре докторы, Россия Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Сергей Нетесовка сылтама белән Lenta.ru хәбәр итә.

Дөньяда егермегә якын төрле вирус аркасында ис сизү югалырга мөмкин. Иммун системасын дизрегуляцияләү Эбола авыруы вакытында очрый. Денге бизгәге һәм Кырым-Конго геморрагик бизгәге белән авыручыларда тромблар барлыкка килә. Яңа коронавирус инфекциясе бу барлык симптомнарны да үз эченә алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100